2023 елның 6 сентябрендә ТР ДТК инспекциясендә Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль органның төзелеп беткән объектларны файдалануга кабул итү тәртибен күзәтү буенча № 6 бүлек башлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс узды.
Конкурс комиссиясе составына Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин (комиссия рәисе), Инспекция җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов, Инспекциянең Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе Д.А. Мильгунов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты Э.А. Әхмәтҗанова (комиссия секретаре), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш производствосы технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов керде.
Конкурс кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этапта ТР ДТК инспекциясенең төп офисында алар комиссия сорауларына җавап бирделәр.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Казан шәһәре ТО № 6 бүлеге башлыгы вазыйфасын биләүгә ике кандидат каралды: җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Ф. Исмәгыйлова, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлегенең өлкән белгече Е.А. Харитонова.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.