ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан әлеге объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде:
- Әлмәт шәһәрендә Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге. 22 этап. Укытучылар өчен торак йортлар комплексы. 1 нче квартал төзелеше. Кунакханәле, 32 фатирлы 9 катлы торак йорт.
Эчендә кунакханә урнаштырылган йорт 2022 елның сентябрендә төзелә башлый. Аны төзүче оешма булып «Татнефть-Актив» ҖЧҖ тора.
Объектка техник заказ бирүче – «В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ.
Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ. Субподрядчы – «Фортресс-Д» ҖЧҖ.
Объектны файдалануга тапшыруга әзерлиләр.