ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугадагы «Южный парк» торак комплексының яңа йортларына ярашлылык бәяләмәсе бирде

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 4 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугадагы «Южный парк»  торак комплексында  № 1, № 2, № 9, № 10, № 11  (1 төзелеш этабы) яңа йортларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Төзүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Һәр йортның мәйданы – 6630,10 кв. метр, катлар саны – 5. Фатирлар саны – 96, гомуми мәйданы – 3683,60 кв. метр. Йортлар файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International