Татарстанда 2 млн 721 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Мондый мәгълүматларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә китерде.

Киңәшмәнең башы Белем көненә багышланган мәгълүматтан башланды: 1 сентябрьдә 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Якын арада 280 урынга исәпләнгән бер өстәмә корпус төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, тагын 37 мәктәп капиталь ремонтланган.

Төзелеш программасын тормышка ашыруга килгәндә, еллык планның үтәлеше 87,8%, яки 2 млн 721 мең кв.метр тәшкил итә. Коммерцияле торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 149 мең кв. метр булган 142 күп фатирлы йортны тапшырган. Бу – еллык планлаштырылган күрсәткечләрнең 80,5 проценты.

Быел социаль ипотека программасы 75% үтәлгән. 120,5 мең кв. метрлы 33 йорт әзер.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ

министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International