2023 елның 4 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Красный Ключ авыл җирлеге, Красный Ключ бистәсе адресы буенча 1 номерлы яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объект төзелеше 2022 елның февралендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 1845 кв. метр. Катлар саны – 5. Фатирлар саны – 20, гомуми мәйданы – 1378,40 кв. метр.
Торак йортны төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ. Техник заказчы булып «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ тора. Генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ ҖЧҖ. Подрядчы – «Механизация һәм төзелеш идарәсе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Түбән Кама Татагропромпроект» ААҖ.
Красный Ключ бистәсендә яңа йорт файдалануга тапшырылачак.