Яңа уку елы башланды. Балалар сенә-сөенә парта артына утырдылар. Алар арасында Чаллы шәһәренең «Притяжение» торак комплексында яңа мәктәп укучылары да бар. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе уку йортына проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.
57 нче гимназия статусын алган «Притяжение» торак комплексындагы мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Аның төзүчесе – «Татарстан Республикасы Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДБУ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Подрядчылар булып «Стройхолдинг» ҖЧҖ һәм «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ катнашкан.
Проектлауны һәм дизайнны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП гамәлгә ашырган.
Өч катлы белем бирү учреждениесенең гомуми мәйданы – 27969,90 кв. метр. Бинада 750 урынга исәпләнгән зур актлар залы, кечкенә кинотеатр оештырылган, бассейн бар. Бина янында зур спорт кыры бар. Мәктәп 1501 укучыга исәпләнгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы чиксез ватаныбызның барлык укучыларын Белем көне белән котлый! Яңа уку елында кызыклы фәннәр, яхшы билгеләр, якты һәм уңай эмоцияләр, күңелле үзгәрешләр һәм акыллы укытучылар тели! Беркайчан да туктап калмагыз, алга барыгыз һәм камилләшегез!