2023 елның 31 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре «Салават күпере» торак районында яңа мәктәпнең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Ул 13 нче кварталда Айрат Арысланов урамында урнашкан.
Мәктәп – өч катлы. Мәгариф учреждениесе бинасының мәйданы 27969,90 кв. метр тәшкил итә.
Объектны төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ.
Яңа мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.