2023 елның 31 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды.
Чара ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендә узды. Комиссия составында Инспекция башлыгы урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, Инспекциянең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе А.З. Игнатьева (комиссия секретаре), ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, «Стратег» кризиска каршы процедуралар үзәге» фонды идарәсе рәисе Б.В. Королёв катнашты.
Комиссия утырышының көн тәртибендә «2022 ел өчен Инспекция дәүләт граждан хезмәткәренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләренең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре турында» мәсьәлә каралды.
Чараны республика ведомствосының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.