Арча районында тагын бер яңа мәктәп төзелде

2023 елның 29 августы, сишәмбе

2023 елның 29 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Арча муниципаль районы Түбән Мәтәскә авылындагы яңа мәктәпнең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Ул Дан урамындагы 26 нчы йортта урнашкан.

500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше 2022 елның сентябрендә башланган. Мәгариф учреждениесе бинасы кирпечтән, җылыту һәм вентиляцияле фасад белән. Объектның гомуми мәйданы – 8609 кв. метр.

Объектны төзүче – «ПроШкола № 55» ҖЧҖ. Техник заказчы – «РосКапСтрой» ФАУ. Генераль подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ.

Проектлауны һәм дизайнны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП гамәлгә ашырган.

Мәктәп «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.  Аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International