2023 елның 29 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре Идел буе районы Рауис Гәрәев урамындагы яңа мәктәпнең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Яңа мәктәп төзелеше 2022 елның декабрендә башланган. Аның бинасы өч катлы һәм 1501 укучыга исәпләнгән. Тикшерелә торган объектның гомуми мәйданы – 27969,90 кв. метр.
Объектны төзүче – «ПроШкола № 54» ҖЧҖ. Техник заказчы – «РосКапСтрой» ФАУ. Генераль подрядчы – «Стройхолдинг» ҖЧҖ.
Проектлауны һәм дизайнны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП гамәлгә ашырган.
Рауис Гәрәев урамындагы Казан мәктәбе «Волжские просторы», «Соловьиная роща», «Сказочный лес» торак комплексларында яшәүчеләр өчен «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Объект файдалануга тапшырылачак.