«Светлая долина» торак комплексындагы яңа мәктәпкә ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 29 августы, сишәмбе

2023 елның 29 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре Совет районының «Светлая долина» торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән яңа мәктәпнең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Мәктәп төзелеше 2023 елның гыйнварында башланган. Аның бинасында өч җир өстендәге һәм бер җир астындагы кат бар. Объектның гомуми мәйданы – 27969,90 кв. метр.

Мәктәп  иркен һәм күп функцияле. Монда уку һәм үз-үзеңне үстерү өчен барысы да бар: заманча уку сыйныфлары, зур актлар залы, ашханә, бассейн, йөгерү юллары белән җиңел атлетика стадионы, команда уеннары өчен спорт мәйданчыклары, тренажерлар.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «СтройИнжиниринг» инвестицион төзелеш корпорациясе» ҖЧҖ.

Мәгариф учреждениесе төзелеше «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Объект файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International