Вебинарда махсус салым режимнарын кулланганда актуаль мәсьәләләр каралачак

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Күпчелек компанияләр һәм шәхси эшкуарлар еш кына сораулар бирәләр: иң уңайлы салым режимын ничек сайларга, махсус салым режимын куллануның нинди нечкәлекләре бар?

Бу – мөһим сораулар, чөнки салым салуның дөрес сайланган режимы салым йөкләмәсен фаразларга һәм исәп-хисапны дөрес оештырырга мөмкинлек бирә.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар махсус салым режимнарын куллану барышында барлыкка килгән нечкәлекләрне һәм мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк.

Вебинар 2023 елның 7 сентябрендә 10:00 сәгатьтә узачак. Спикер сыйфатында Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

► Вебинарда катнашу – бушлай. Сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: https://w.sbis.ru/webinar/4b8100f3-b72f-424c-bada-5bab22df88dc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International