Коркачык авылында яңа мәктәпкә ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

2023 елның 28 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Биектау муниципаль районы Коркачык авылында балалар бакчасы булган яңа мәктәпнең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Мәгариф учреждениесе бинасы – бер катлы, кирпечтән, каркассыз система буенча эшләнгән, буй терәк диварлары белән, алар буенча тимер-бетон куыш плитәләр салынган.  Аның гомуми мәйданы 2511,10 кв. метр тәшкил итә.

Бинада 18х9 м зурлыктагы спорт залы, төп бина белән берләштерелгән уку остаханәләре корпусы урнашкан.

Мәктәп 80 укучыга исәпләнгән. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 20 урын каралган.

Төзүче – Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Иске Казан авыл җирлеге башкарма комитеты.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «Алтын Групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Яңа мәктәп «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International