Чаллының «Мәләкәс аръягы» торак районында тагын бер яңа йорт төзелгән

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллы шәһәренең «Мәләкәс аръягы» торак районында Авангард урамы, 55А адресы буенча урнашкан яңа күп катлы торак йортны (20-16 номерлы төзелеш) тикшерә.

Объект төзелешенә рөхсәт Чаллы шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән. Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Домкор» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.

Тышкы инженерлык челтәрләре белән йорт төзелеше 2021 елның апрелендә башланган. Бина белән җир асты өлеше субайлы фундаменттан тора. Түбә тибы – яссы. Аның мәйданы – 12030,02 кв. м. Анда 19 кат, гомуми мәйданы 7136,30 кв. м булган 151 фатир бар.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланган очракта, аңа проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International