Чаллы шәһәренең 69нчы микрорайонында урнашкан 132нче «Сандугач» балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза.
Балалар бакчасының яңа ике катлы бинасы 2022 елның декабрендә төзелә башлаган. Аның мәйданы – 5168 кв.метр һәм ул 340 урынга исәпләнгән.
Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да каралган. Учреждение территориясе төзекләндерелгән.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Твой дом» төзелеш компаниясе ҖЧҖ.
Йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, искәрмәләр булмаса, төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Аннары 132нче «Сандугач» балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.