Казанның Калинин урамында апарт-отель төзелгән

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, Калинин урамы, 3Г адресы буенча урнашкан кунакханә комплексы составында автостоянкалы апарт-отель төзелешенең барышы тикшерелде.

Объектның төзүчесе һәм техник заказчысы – «Полистройкапитал» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Атлас Групп» ҖЧҖ.

Апарт-отельнең мәйданы – 12104,30 кв. м, катлар саны – 7. Ул ике бүлеккә бүленгән. Беренче катлардагы холлар янында коляска урыннары урнашкан.

Апарт-отельнең 2-7 катларында 40 апартамент урнашкан. Һәр фатир 40 кв. м артык, анда кухня зонасы өчен урыннар, кунак бүлмәсе зонасы, йокы бүлмәсе, санузел бар. Күзәтү астындагы объект территориясендә шулай ук кер юу бүлмәсе, җәмәгать билгеләнешендәге биналар бар.

Автостоянканың 50 урта класслы машина-урыны бар. Җир асты өлеше апарт-отель белән үзара лифтлар белән тоташтырылган, аларда лифт холллары каралган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе искәрмәләрсез узды. Ведомство төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешә. Аннары объектны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International