Казанның 7 нче клиник хастаханәсендә перинаталь үзәк ачыла

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

ТР ДТК инспекциясе Казанда Маршал Чуйков урамындагы «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО территориясендә перинаталь үзәк төзелешенә йомгаклау тикшерүе үткәрә.

Кешеләр күп була торган объект төзелешен башлау датасы – 2023 елның гыйнвары. Җиде катлы бинаның гомуми мәйданы – 21015,42 кв. м.

Агымдагы елның апрель ахырыннан биредә җилләтелә торган фасад һәм бинаны инженер-техник тәэмин итү системалары монтажланган, июньнән бизәкләү эшләре алып барылган. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланган, башкару документлары рәсмиләштерелә.

Объектны төзүче булып «7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО тора. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Объектны тикшерү тәмамлангач, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирәчәк. Бина файдалануга тапшырылганнан соң, перинаталь үзәк шәһәрнең хатын-кызлар консультацияләре белән җитәкчелек итәчәк һәм бөтен акушерлык-гинекология хезмәте өчен төп учреждение булачак. 

♦ Белешмә: Казан шәһәренең «М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы бүгенге көндә шәһәрнең иң эре һәм иң җиһазландырылган хастаханәләренең берсе булып тора. Заманча медицина җиһазлары, югары квалификацияле белгечләр һәм медицина өлкәсендә алдынгы технологияләр бар. Биредә тәүлек әйләнәсе стационар һәм амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтелә. Хастаханә Татарстанның иң эре биш дәвалау оешмасы арасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International