«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясына контрольдә тотылган затның гаризасы буенча профилактик визит үткәрүне көйләүче 10-13 өлешләр өстәлгән.
Үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, контроль (күзәтчелек) органы профилактик визит үткәрү яки аны үткәрүдән баш тарту турында карарны үз матди, финанс һәм кадрлар ресурсларын, контроль объектының куркыныч категориясен исәпкә алып кабул итә, бу хакта контрольдә тотылган затка хәбәр итә.
Алынган гариза буенча профилактик визит үткәрүдән баш тарту нигезләре, шулай ук уңай карар кабул ителгән очракта аны үткәрүне килештерү тәртибе дә билгеләнгән.