2023 елның 21 августында ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы – капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә күзәтчелек буенча Көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс узды (Әлмәт шәһәре).
Конкурс комиссиясе составына инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, инспекция җитәкчесе урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, инспекция җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе А.З. Игнатьева, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (Конкурс комиссиясе секретаре) керде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру ягыннан тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе М.Д. Сөләйманов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш производствосы технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов чакырылган иде.
Конкурс кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этапта ТР ДТК инспекциясенең төп офисында алар комиссия сорауларына җавап бирделәр.
Конкурс комиссиясе тарафыннан ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә өч кандидат каралды: И.Н. Шәйдуллин, Н.И. Ахмәтгәрәев, Д.А. Егоров.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.