«Салават күпере» торак районында яңа мәктәпкә карата йомгаклау тикшерүе

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында 1501 урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбенә карата тикшерү башланды. Ул 13 нче кварталда Айрат Арысланов урамында урнашкан.

Мәктәп – өч катлы. Мәгариф учреждениесе бинасының мәйданы 27969,90 кв. метр тәшкил итә.

Объектны төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ.

Яңа мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International