«Южный парк» торак комплексында өч йорт ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза

2023 елның 18 августы, җомга

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Лаеш муниципаль районы, Столбище авыл җирлеге, Усад авылы адресы буенча урнашкан «Южный парк» торак комплексының 3.1, 3.2, 3.3 номерлы торак йортларында тикшерү бара. 1 нче эшләтеп җибәрү комплексы төзелешенең 3 нче чираты тикшерелә.

Йортлар төзелеше 2020 елның декабрендә башланган. Биналар 19 катлы, кирпечтән, җылытылган һәм вентиляцияле фасад белән. Һәр йортта фатирлар саны – 171, аларның гомуми мәйданы – 8520,10 кв. метр.

Төзүче – «Южный Парк» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Сувар» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы булып «СувАРХ» ҖЧҖ, генераль подрядчы булып «Суварстроит» ҖЧҖ тора.

Ахыргы тикшерү уңай тәмамланган очракта, объект проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен алачак. Бу исә төзүчегә киләчәктә аны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International