2023 елның 18 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
- «ТАНЕКО» АҖ Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының 4 номерлы су блогы, 177 нче титул, 7670 нче секция.
Аның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре, сәнәгать зонасы.
Объект төзелеше 2021 елның апрелендә башланган. Аның бинасы 3 катлы, гомуми мәйданы – 2732 кв. метр. Су блогы «ТАНЕКО» АҖ Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының икенче чиратын технологик корылмаларын әйләнешле су белән тәэмин итү максатыннан төзелгән.
Төзүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Подрядчылар – «Татэлектромонтаж» АҖ һәм «Гидроэлектромонтаж» ҖЧҖ. Проектлаучы – КНИТУ ЮБ ФДБМУ «Союзхимпромпроект» ПИ.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе искәрмәләрсез узды. Объект файдалануга тапшыруга әзер.