Казан шәһәренең Яңа Савин районында Сибгат Хәким урамында төзелгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә ТР ДТК инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе бара.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Техник күзәтүне «СК Эверест» ҖЧҖ башкара. Генераль подрядчы – «НЭО СТРОЙ» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Яңа мәктәп төзелеше 2022 елның апрелендә башланган. Аның бинасы өч катлы һәм 1224 укучы урынына исәпләнгән. Тикшерелә торган объектның гомуми мәйданы – 24508,40 кв. метр.
Хәзерге вакытта мәгариф объектында барлык төзелеш-монтаж, фасад, бизәү эшләре тәмамланган. Бина вентиляция һәм кондиционер, суүткәргеч һәм канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары белән тәэмин ителгән.
Беренче катта кабинетлар, ике бассейн һәм ашханә урнашкан. Икенче һәм өченче катларда актлар залы, ике спорт залы, китапханә һәм кабинетлар җиһазландырылган. Мәктәп территориясендә баскетбол, волейбол, теннис һәм футбол кыры өчен мәйданчыклар урнашкан. Шулай ук белем бирү учреждениесе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә җайлаштырылган: керү төркемнәрендә пандуслар һәм лифтлар урнаштырылган.
Уку йорты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан искәрмәләр булмаганда, аңа проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк, ә аннары аны файдалануга тапшырачаклар.
Шунысын билгеләп үтик: бу көннәрдә Идел буе районының Рауис Гәрәев урамында, Совет районының «Светлая долина» торак комплексында, Казан шәһәренең Киров районының «Салават Күпере» торак районындагы мәктәпләрдә ТР ДТК инспекциясенең йомгаклау тикшерүләре уза.
Барлык объектлар да «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.