ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллыда 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне тикшерә

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәренең 34нче микрорайонында урнашкан 1501 урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбендә тикшерү бара. Учреждение «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Объект төзелеше 2022 елның ноябрендә башланган. Аның төзүчесе –  «ПроШкола № 56» ҖЧҖ. Техник заказчы – «РосКапСтрой» ФАУ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.

Проектлауны һәм дизайнны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП гамәлгә ашырган.

Хәзерге вакытта объектта барлык төзелеш-монтаж, фасад, бизәкләү эшләре тәмамланган. Мәктәп вентиляция һәм кондиционер, суүткәргеч һәм канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары белән тәэмин ителгән. Аның территориясе төзекләндерелгән.

Мәктәпнең үзенчәлекләреннән аның гомуми һәм өстәмә белем бирүне берләштерәчәген билгеләп үтәргә була. Аның базасында ике бассейн җиһазландырылган. Биредә спорт, сәнгать, фән һәм башка юнәлешләр буенча секцияләр оештырылачак. Объектның актлар залы 780 урынга исәпләнгән, ә ашханә бер сменада 450дән артык укучыны кабул итә алачак.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан искәрмәләр булмаганда, уку йортына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк, ә аннары аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International