Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылы, Школьная урамы, 28 йорт адресы буенча урнашкан яңа мәктәптә ТР ДТК инспекциясенең актыккы күчмә тикшерүе искәрмәләрсез тәмамланды.
Хәзерге вакытта төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә әзерлек бара.
Уку йорты төзелеше 2022 елның апрелендә башланган. Аның бинасы кирпечтән, өч катлы, шул исәптән подвал өлеше бар, һәм 100 укучыга исәпләнгән. Тикшерелгән объектның гомуми мәйданы – 2791 кв. метр.
Объекттагы барлык төзелеш-монтаж, фасад, бизәкләү эшләре тәмамланган. Мәктәп вентиляция һәм кондиционер, суүткәргеч һәм канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары белән тәэмин ителгән. Аның территориясе төзекләндерелгән.
Төзүче – ТР Тукай муниципаль районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – ТР «Татлизинг» ДУП. Субподрядчы – «Газстройсервис» ҖЧҖ.
Проектлауны һәм дизайнны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП гамәлгә ашырган.
Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән, аңа ярашлы рәвештә 2023 елда республикада 5 уку йорты төзү каралган.