Казанда Меховщиклар урамындагы җитештерү-склад биналары комплексы реконструкциясенә йомгаклау тикшерүе

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меховщиклар ур., 80 йорт адресы буенча җитештерү-склад биналары комплексы реконструкциясенең 3 нче этабында йомгаклау тикшерүе үткәрелде.

Объект территориясендә  «1MarKa» компаниясенең Казан филиалы урнашкан, ул сантехника һәм ванна бүлмәләре өчен җиһазлар җитештерә.

Өч катлы һәм бер катлы складлар, офислар өчен 4 катлы өстәмә корылмалар төзелеше тикшерелде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын, проект документларының һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренең туры килүен карап чыктылар. Ахыргы тикшерү бернинди дә искәрмәләрсез узды.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирергә әзерләнә. Ә аннары реконструкцияләнгән комплекс файдалануга тапшырылачак.

Төзүче – Марченко Эльвера Васимовна. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Стройтех» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АСД проект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International