Зәй шәһәрендә ябык йөзү бассейны төзелеше тикшерелә

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Республиканың Зәй муниципаль районындагы яңа спорт объектында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе бара. Зәй шәһәре, Төзүчеләр урамы, 11в поз. адресы буенча урнашкан «Волна» (Дулкын) ябык йөзү бассейны төзелеше тикшерелә.

Аны төзүче – ТР Зәй муниципаль районының «Зәй» спорт мәктәбе»  ӨБ МБУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы һәм проектлаучы –  «Фортэкс» ҖЧҖ.

Бассейн төзелеше 2022 елның сентябреннән алып барыла. Аның бинасы ике катлы, гомуми мәйданы – 4101,22 кв. м. Бина фасадларының тышкы бизәлеше – горизонталь җәелмәле стена сэндвич-панельләре һәм композит материалдан декоратив бизәлгән, стеналарның цоколь өлеше – керамогранит. Эчке бизәлеш янгынга каршы һәм санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп проектлана.

Беренче катта өлкәннәр өчен  13,8×25 м касәле бассейн залы һәм балалар өчен 10,36×6 м касәле бассейн залы каралган.

Ике бассейн залында да кизү торучы инструктор (коткаручы) өчен тиешле рәвештә җиһазландырыла торган урыннар бар. Бассейннар белән янәшәдә кизү торучы шәфкать туташы бүлмәсе, кизү торучы тренер бүлмәсе, инвентарьлар, әзерлек дәресләре залы урнашкан.

Икенче катта (өлкәннәр бассейны залында) 50 тамашачы урыны урнаштырылган, шул исәптән коляска-кресло кулланган инвалидлар өчен 2 урын бар. Трибунага керү 2 каттагы фойе аша башкарыла.

Объектта халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең тоткарлыксыз хәрәкәт итүенең барлык шартлары да тәэмин ителгән.

Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк, ә аннан соң аны файдалануга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә республиканың Зеленодольск муниципаль районында бер катлы «Волна» («Дулкын») йөзү бассейны төзелгән иде. Ул Васильево штп., Школьная урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International