Казан шәһәренең Идел буе районында Рауис Гәрәев урамында төзелгән яңа мәктәп территориясендә ТР ДТК инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе бара.
Яңа мәктәп төзелеше 2022 елның декабрендә башланган. Аның бинасы өч катлы һәм 1501 укучыга исәпләнгән. Тикшерелә торган объектның гомуми мәйданы – 27969,90 кв. метр.
Агымдагы елның июль ахырында мәгариф объектында барлык төзелеш-монтаж, фасад, бизәү эшләре тәмамланган. Бина вентиляция һәм кондиционер, суүткәргеч һәм канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары белән тәэмин ителгән. Мәктәп территориясе төзекләндерелгән.
Хәзерге вакытта уку йорты югары дәрәҗәле әзерлектә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Аннары аны файдалануга тапшырачаклар.
Объектны төзүче – «ПроШкола № 54» ҖЧҖ. Техник заказчы – «РосКапСтрой» ФАУ. Генераль подрядчы – «Стройхолдинг» ҖЧҖ.
Проектлауны һәм дизайнны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП гамәлгә ашырган.
Рауис Гәрәев урамындагы Казан мәктәбе «Волжские просторы», «Соловьиная роща», «Сказочный лес» торак комплексларында яшәүчеләр өчен «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.