Түбән Колчура авылында балалар бакчасы белән яңа мәктәп төзелде

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстанның Әлки районы Түбән Колчура авылында Пролетар урамы, 46 йорт адресы буенча «Солнышко» балалар бакчасы булган яңа башлангыч мәктәптә ТР ДТК инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе башланды.

Объект төзелеше 2022 елның июлендә башланган. Аның бинасы кирпечтән, бер катлы, гомуми мәйданы 827,90 кв. метр тәшкил итә. Мәктәптә уку өчен 25 урын, балалар бакчасында шулай ук 25 урын каралган.

Хәзерге вакытта объект территориясендә барлык төзелеш-монтаж, фасад, бизәкләү эшләре тәмамланган. Балалар бакчасы белән мәктәп вентиляция һәм кондиционер, суүткәргеч һәм канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары белән тәэмин ителгән. Мәктәп яны территориясе төзекләндерелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан искәрмәләр булмаганда, объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Ә аннары аны файдалануга тапшырачаклар. 

Төзүче – ТР Әлки муниципаль районы «Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ АКО. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Подрядчы –  «СМ-СтройИнвест» ҖЧҖ. Проектлауны һәм дизайнны «Татпромтехпроект» ябык акционерлык җәмгыяте башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International