2023 елның 14 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ведомствоның контрольдә тотылган затлар белән «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болыт чишелеше» дәүләт мәгълүмат системасы аша хезмәттәшлеге буенча киңәшмә уздырды.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов, җитәкченең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, җитәкче урынбасары Л.З. Фатыйхов, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге башлыгы С.Г. Вишнякова, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы И.А. Кәримова, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге башлыгы урынбасары С.А. Коклюгин катнашты.
Тема буенча документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге башлыгы Н.В. Смирнова, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе урынбасары А.И. Шәймәрданов, хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов чыгыш ясадылар.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Инспекциянең территориаль органнары тарафыннан «Контрольдә тотыла торган зат кабинеты» модуле белән эшләү буенча инструкцияне контрольдә тотыла торган затларга җиткерү зарурлыгы, документларны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы һәм «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС аша җибәрү процедурасын аңлату турында;
- «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС ТР ДТК инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге белән үзара хезмәттәшлеге турында;
- хезмәткәрләрне «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС шәхси кабинетта эшләү кагыйдәләренә өйрәтү турында.
Искәртеп үтәбез, 2022 елның октябрендә бу юнәлешне гамәлгә ашыру өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС белән эшләү буенча эшче төркем төзелде. Аны ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов җитәкли.
«Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС гамәлгә кертү» бүлегенә сылтама: https://gsn.tatarstan.ru/vnedrenie-gis-tor-knd.htm