Төзүчеләр көне алдыннан ТР ДТК инспекциясендә бүләкләү тантанасы узды

2023 елның 11 августы, җомга

2023 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы узды.

Инспекция җитәкчесе В. А.Кудряшов хезмәткәрләргә республика һәм ведомство бүләкләрен  тапшырды, аларның нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте, алга таба уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Котлыйбыз!

Тарихи белешмәлек

Августның икенче якшәмбесендә Россиядә төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең әлеге һөнәри бәйрәме беренче тапкыр СССРда, 1956 елның 12 августында билгеләп үтелә. Ул СССР Югары Советы Президиумының 1955 елның 6 сентябрендәге «Ел саен үткәрелә торган «Төзүче көне» бәйрәмен (августның икенче якшәмбесендә) билгеләү турында»гы Указы белән гамәлгә куелган. 2023 елда Төзүчеләр көне 13 августта билгеләп үтелә.

► Бүләкләнүче хезмәткәрләр исемлеге:

https://gsn.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2222590.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International