2023 елның 10 августында, якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Төзүче көне уңаеннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Көнчыгыш территориаль органда берничә хезмәткәрне бүләкләп узды. Бүләкләү Түбән Камада урнашкан Көнчыгыш территориаль орган офисында узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов бүлекчә хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Аннары Көнчыгыш территориаль органның № 1 бүлеге җитәкчесе К.З. Лотфуллинага ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Көнчыгыш территориаль органның № 2 бүлеге консультанты Д.Е. Коннов ТР ДТК инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хезмәттәшләребезне дә чын күңелдән тәбрик итәбез, хезмәт өлкәсендә һәм шәхси тормышта иң яхшы теләкләргә кушылабыз!