Зеленодольск поликлиникасының әзерлеге 100 процент тәшкил итә

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Республиканың Зеленодольск муниципаль районындагы яңа сәламәтлек саклау объектында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе бара. Осиново авылында «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның күп профильле поликлиникасы төзелеше тикшерелә.

Объектның техник заказчысы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – ТР «Татлизинг» ДУП. Субподрядчы – «ДомСтрой» ТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Поликлиника төзелеше агымдагы елның гыйнварыннан алып барыла. Хәзерге вакытта аның әзерлеге югары дәрәҗәдә. Медицина учреждениесе бинасы өч катлы. Аның гомуми мәйданы 6082,40 кв. метр тәшкил итә.

Биредә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, көндезге стационар, даруханә, балалар өчен сөт ризыклары тарату пункты һәм клиник-диагностик лаборатория урнаштырылачак. Поликлиника өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итәчәк.

Ведомство ягыннан искәрмәләр булмаса, төзүчегә – «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОсына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International