2023 елның 8 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан шәһәре, Бохара урамы, 1 йорт адресы буенча торак комплексы» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Ул Казанның Совет районында «Яратам» торак комплексында урнашкан, җир асты өлеше булган 17 һәм 26 катлы ике йорт. Ике йортка да 462 фатир туры килә, аларның гомуми мәйданы – 21793,50 кв. метр.
Төзүче: «СК Ай Кью Девелопмент» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Эллада ТК» ҖЧҖ. Проектлаучы: «Инкомстройпроект» ҖЧҖ. Техник заказчы: «Строй Контроль Сервис» ҖЧҖ.