Төп тармаклардагы программа чаралары, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
2023 елның 5 августына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 млн 498 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның – 80,6%ы.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук төбәктә хезмәтне саклау турында да мәгълүмат китерде. Ул ассызыклаганча, бәхетсезлек очракларын профилактикалау, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу өчен даими рәвештә төзелеш объектларында тикшерүләр алып барыла.
Ел башыннан үзкөйләнешле оешмалар вәкилләре 1456 тикшерү үткәргән.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе 661 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрде.
Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ – төзелә торган объектларга 313 тикшерү үткәргән.
Агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган барлык 616 хокук бозу очрагы бетерелгән.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча