Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Бигеш» халыкара аэропорты янында тукталыш мәйданчыгы төзелешенә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан йомгаклау тикшерүе бара. Ул Түбән Кама үзәгеннән 19 км көньяк-көнчыгышта һәм Чаллы үзәгеннән 27 км көньяк-көнбатышта урнашкан.
Тукталыш мәйданчыгының төп функциональ билгеләнеше – җиңел автомобильләрне вакытлыча саклау. Аны төзүнең төп максаты – «Бигеш» халыкара аэропортын үз эченә алган Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һава-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү максатыннан гамәлдәге инфраструктураны модернизациялә. Шулай ук аэропортта пассажирлар агымы арту сәбәпле автомобильләр өчен парковка урыннарын да булдыру кирәк.
Проект документациясенә ярашлы рәвештә, бушлай тукталыш мәйданчыгы 410 машина-урынга, шул исәптән инвалидлар өчен 40 урынга исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы 13756,87 кв. метр тәшкил итә.
Объект төзелеше агымдагы елның апрелендә башланган. Җәй башыннан биредә автостоянканың җир япмасын һәм яңгыр канализациясен төзү, элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору буенча эшләр алып барыла.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ).
Генераль проектлаучы – «Комплекспроект» АҖ.
Генераль подрядчы – «ПКФ «АвтоСтрой» ҖЧҖ.
Бөтен эш РФ «Транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
Йомгаклау тикшерүе уңай нәтиҗә биргән очракта, юл буендагы төзелеш объекты проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алачак. Бу исә төзүчегә киләчәктә аны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирә.