Зеленодольскида бизнес-үзәккә АТС базасы бинасына реконструкция эшләре тикшерелә

2023 елның 4 августы, җомга

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  ТР, Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 36 йорт адресы буенча бизнес-үзәктә АТС базасы бинасына карата реконструкцияне тикшерә. Ведомствоның Көнбатыш территориаль органы инспекторлары йомгаклау тикшерүенә керештеләр.

Бизнес-үзәк бинасы – кирпечтән, дүрт катлы. Аның гомуми мәйданы 3528,30 кв. метр тәшкил итә.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы кече бизнес лизинг компаниясе» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Спецстройтех» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Иль-Хамет» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Арт-Проект» ҖЧҖ.

Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2022 елның августында башланган. Агымдагы елның маеннан биредә автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру эшләре алып барыла, җиһазлар монтажлана, челтәрләр һәм системаларны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарыла.

Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк, ә аннан соң аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International