7-11 август көннәрендә «Россиянең киләчәген төзибез» Бөтенроссия медиапроекты узачак

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән төзүче һөнәрен һәм тугандаш һөнәрләрне популярлаштыру, тармакның актуаль темаларын тикшерү һәм Россиянең төзелеш өлкәсендәге уңышларын һәм казанышларын киң яктырту максатларында, шулай ук Министрлыкның 10 еллыгы уңаеннан Төзүче көненә багышланган «Россиянең киләчәген төзибез» Бөтенроссия медиапроекты гамәлгә ашырыла.

Медиапроект төзелеш тармагы үсеше белән бәйле мөһим мәсьәләләрне һәм чишелешләрне тикшерү өчен мәйданчык булырга тиеш. Ул дәүләт органнары, бизнес, әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен илебезнең төзелеш комплексы үсешенең уңай шартларын алга таба формалаштыру өчен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Тапшырулар программасы актуаль темаларга фикер алышуларны, экспертлар, шулай ук белгечләр һәм яшь төзүчеләр белән интервьюларны һәм очрашуларны үз эченә алачак. Тапшырулар барышында катнашучылар тармакның актуаль мәсьәләләре, шулай ук аның перспективалары һәм үсеш векторлары турында фикер алышачаклар.

2023 елның 7-11 август көннәрендә строителироссии.рф сайтында тәүлек әйләнәсе тапшырулар күрсәтелеп торылачак.

Медиапроектның операторы булып «Иминлек һәм сыйфат» берләшмәсе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International