2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак.
Анда 25 шәхси һәм команда номинациясе тәкъдим ителәчәк, алар төзелеш, объектларны проектлау һәм төзелеш проектын идарә итү дигән 3 блокка бүленәчәк.
Халыкара төзелеш чемпионаты 2020 елның февралендә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелган.
Бу ел саен үткәрелә торган чара, ул сәнәгать төзелеше өлкәсендә профессиональ белгечләр ярышын, эшлекле программаны һәм күргәзмәне берләштерә.
Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды. Икенче Чемпионат 2022 елда Казанда узды.
2022 елдан Чемпионат «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектлары линиясенә кертелде.
Катнашучыларны сайлап алу 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк. Теркәлүне сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://pro-wcc.ru/.