ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Haier индустриаль паркы ихтыяҗлары өчен билгеләнгән тулай торакны тикшерә

2023 елның 28 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Хайер Корпорациясе урамы, җ/к 136 адресы буенча урнашкан индустриаль парк ихтыяҗлары өчен билгеләнгән тулай торак төзелешенә күчмә йомгаклау тикшерүен үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Haier заводлары янында яшәү урыны, спорт зонасы, кафе булган комплекс төзелә.

Объект төзелеше 2021 елның августында башланган. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» ДАУ экспертизасы тулай торак өч блоктан тора һәм вахта ысулы буенча эшләүче хезмәткәрләрнең вакытлыча яшәү өчен билгеләнгән.

Биш катлы бинаның гомуми мәйданы – 16682,37 квадрат метр. Торак биналарның гомуми сыйдырышлылыгы – 878 кеше. Бүлмәләрдә 2 яки 4 кеше яши. Бина составында мини-супермаркет, уеннар өчен бүлмәләр, ашханә, банкет бүлмәләре, спорт залы урнашачак.

Социаль объектны төзүче – «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит Сервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ЭнергоИнжиниринг» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International