ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «ТКЛ-Модуль» ҖЧҖ төзүче булып торган автопокрышкалар саклау өчен склад терминалына күчмә йомгаклау тикшерүе уздырыла. Түбән Кама сәнәгать зонасында урнашкан объект төзелешенең 1нче һәм 2нче этаплары тикшерелә.
Хәзер склад терминалы әзерлек стадиясендә. Инспекциянең Көнчыгыш территориаль органы белгечләре башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең барышын проект документациясе һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, санитар-эпидемиологик чаралар һәм башка чаралар нәтиҗәләре тикшерелергә тиеш.
Җитештерү билгеләнешендәге объект подрядчысы – «Оргнефтехим-Строй» ҖЧҖ. Проектлаучы – «ИНКО-ТЭК» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «Нэс Профэксперт» Кече Инновацион Предприятиесе ҖЧҖ башкара.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.