2023 елның беренче яртыеллыгында ТР ДТК инспекциясенә республика гражданнарыннан 326 мөрәҗәгать килгән

2023 елның 25 июле, сишәмбе

2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә 326 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 323 – язма мөрәҗәгать, шуларның 125е – Интернет-кабул итү системасы аша.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчеләре тарафыннан 3 шәхси кабул итү үткәрелде, шул исәптән турыдан-туры ведомство башлыгы тарафыннан – 2 тапкыр.

Шул ук чорда 2022 елда 386 мөрәҗәгать килгән булган, шуларның 379ы – язма мөрәҗәгатьләр, шул исәптән 88е – Интернет аша кабул ителгән. 7 шәхси кабул итү үткәрелгән.

Кабул итү барышында күтәрелгән мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең ризалыгы белән телдән аңлатмалар бирелгән.

2023 елның беренче яртыеллыгында килгән язма мөрәҗәгатьләр тематикасы буенча түбәндәге төп юнәлешләрне аерып карарга мөмкин:

- төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу: 107 мөрәҗәгать (32,8%);

- төзелеш һәм реконструкция алып баруның законлылыгы: 72 мөрәҗәгать (22,0%);

- төзелештән килгән тавыш: 33 мөрәҗәгать (10,1%).

Инженер системаларын эшләп бетермәү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән (2022 елның беренче яртыеллыгында 3,1 проценттан 2023 елның беренче яртыеллыгында 1,8 процентка кадәр), шулай ук сыйфатсыз төзекләндерү эшләре буенча (2022 елның беренче яртыеллыгында 3,6 проценттан 2023 елның беренче яртыеллыгында 2,4 процентка кадәр).

Гражданнар мөрәҗәгатьләренең шактый зур өлешен элеккечә төзелеш һәм реконструкция алып баруның законлылык мәсьәләләре буенча гаризалар тәшкил итә.

Инспекция компетенциясенә карамаган гражданнар мөрәҗәгатьләре, тиешле җавап бирү һәм чаралар күрү өчен, профильле оешмаларга җибәрелә. 2023 елның беренче яртыеллыгында 111 мөрәҗәгать (34,0%) юнәлдерелгән.

2023 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве турында статистик хисап документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге тарафыннан әзерләнде.

► Документка сылтама: https://gsn.tatarstan.ru/statisticheskie-otcheti-po-rassmotreniyu.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International