«Эссен Продакшн АГ» АҖ № 4 әзер продукция складына йомгаклау тикшерүе

2023 елның 25 июле, сишәмбе

«Эссен Продакшн АГ» АҖ «4 нче әзер продукция склады» капиталь төзелеш объектында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе уза. Ул Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге, Магистраль юлы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Чарага Капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы белгечләре чыкты.

Склад комплексы төзелеше 2022 елның июнендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 10204,30 кв. метр. Хәзерге вакытта биредә инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен (шул исәптән тышкы һәм эчке) монтажлау тәмамланган. Түбә төзелеше, бизәү эшләре башкарылган. Әйләнә-тирә мохитне саклау, янгын куркынычсызлыгы, санитар-эпидемиологик һәм башка чаралар үткәрелгән. Территория төзекләндерелгән.

Объект югары дәрәҗәдә әзерлек стадиясендә. Аның төзүчесе – «Эссен Продакшн АГ» АҖ. Техник заказчы – «СК Олимп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы –  «ПСК Кама» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «РР-Проект» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект  документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Эссен продакшн АГ» АҖ – Россиянең иң эре азык-төлек җитештерүчеләренең берсе. Компания соус һәм кондитер җитештерүен җайга салган. Ел саен 272 мең тоннадан артык әзер продукция чыгарыла. «Махеевъ» сәүдә маркасы – Россиядә майонез, кетчуп, джем, маринад, горчица җитештерү буенча иң танылган бренд.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International