Казанда алданган өлешчеләр өчен тагын бер яңа йорт төзелде

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре, Идел буе районы, Рауис Гәрәев урамы, 78А адресы буенча урнашкан торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Ул алданган өлешчеләргә ярдәм итү программасы кысаларында төзелгән.

Бина – 3 подъездлы, 10 катлы, подвалы һәм техник каты бар. Йортның торак өлешендә 160 фатир бар.

Йорт төзелешенә рөхсәт Казан шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән. Ул 2022 елның апрелендә башланган.

Капиталь төзелеш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Подрядчы – «Ак Таш» төзелеш-монтаж компаниясе» ҖЧҖ.

Проект оешмасы –  «Ак Таш» студиясе» архитектура бюросы» ҖЧҖ.

Яңа йорт файдалануга тапшырылырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International