«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсы

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» VIII Республика конкурсы игълан ителде.

Һәр дәүләт органыннан 12 кеше (һәр конкурс төркеменә 6 номинациядә бер катнашучы) килә ала.

Конкурста катнашу вакытында түбәндәге мөмкинлекләр булачак:

- иң яхшы профессиональ һәм шәхси сыйфатларны күрсәтү;

- Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтендә эшләүче иң яхшы белгечләр белән файдалы танышу;

- булган идеяләрне Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тәкъдим итү;

- республиканың иң яхшы дәүләт хезмәткәре булу һәм Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан җиңүче дипломын алу!

Документлар 2023 елның 18 августына кадәр Кремль урамы, 9 нчы корпус, 102 нче кабинет адресы буенча эш көннәрендә кабул ителә (И.Н. Соколов).

Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча элемтә телефоннары: +7(843) 567-88-82, 567-89-06.

Конкурс турында тулырак монда: 

https://gossluzhba.tatarstan.ru/index.htm/news/2215222.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International