ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан ат спорты комплексының (Манеж) реконструкцияләнгән бинасын тикшерде. Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2022 елның ноябрендә башланган. Хәзерге вакытта ул тәмамланган. Йомгаклау тикшерүе – искәрмәләрсез.
Төзүче булып Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты тора. Төзелеш контролен техник заказчы – «СВАР ТЭК» ҖЧҖ башкарган. Подрядчы – «Алтын Групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Проектлаучы – «Вектор» ҖЧҖ.
Проект-смета документациясенә экспертиза «ТР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» ДАУ тарафыннан үткәрелгән. Проект гамәлдәге ат-спорт комплексы мәйданнарын тулыландыру һәм гамәлдәге бинаны манеж алды, 26 ат абзары белән берләштерү юлы белән, планлаштырылган ат абзарларыннан һәм ике катлы хуҗалык блогы аша җылы кичү урыны белән арттыру каралган. Территорияне яшелләндерү үләннәр чәчеп, яшел зоналар булдыру юлы белән башкарыла.
ТР ДТК инспекциясе күзәтчелек объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә әзерли. Аннары Байлар Сабасындагы ат спорты комплексы файдалануга тапшырылачак.