Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – илнең гаиләле гражданнары, гашыйк парлар уздыра торган бәйрәм. 2023 елда Россиядә әлеге бәйрәм 8 июльдә билгеләп үтелә һәм рәсми дәрәҗәдә 16 нче тапкыр уза.
Бәйрәм Рус православ чиркәвендә Муром изгеләре саналган, тугры ир белән хатын – кенәз Пётр белән Февронияне искә алу көненә багышланган. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – акчәчәк. Бу чәчәкнең ак таҗлары пакълыкны һәм тугрылыкны гәүдәләндерә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне XII-XIII гасырларда яшәгән изге Пётр һәм Феврония аркасында барлыкка килгән. Риваять буенча, Пётр махау авыруы белән чирли башлый. Бервакыт ул төшендә Рязань җирләрендә яшәгән, агачлар буйлап үрмәләүче кешенең кызы Феврониянең үзен савыктыруын күрә. Кенәз кызны эзләп таба. Шуннан соң алар өйләнешә. Ир белән хатын икесе дә бер көнне – 8 июльдә (иске стиль буенча 25 июньдә) вафат була. Халык хәтеренә алар идеаль пар образы булып кереп кала. 1547 елда Православ Чиркәве аларны изгеләр рәтенә кертә.
2002 елда Муром шәһәренең актив яшьләре Россия территориясендә Пётр һәм Феврония көнен бәйрәм итү традициясен торгызырга тәкъдим итә. 2008 елда бу идеяне Рус Православ Чиркәве, иҗтимагый оешмалар, РФ Динара советы хуплап чыга. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бөтенроссия бәйрәменә әверелә.
Кадерле ватандашлар! Язмыш безне кая гына ташламасын, кайчакта ничек кенә начар булмасын, без һәрвакыт өйдә яратуыбызны һәм көтүебезне беләбез. Безнең иң якын, иң туган кешеләребез – безнең гаиләбез. Әйдәгез, гаиләләребезне саклыйк, ешрак бергә булыйк. Бәйрәм белән!