2023 елның II кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә туры килүе турында 49 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Бу чорда Казанда да, Татарстанның эре шәһәрләрендә, муниципаль районнарында да Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе күзәтчелегендә шул күләмдә объектлар тапшырылды.
Башкала инфраструктурасы 14 капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә яңартылган.
Аннары Зеленодольск муниципаль районы килә: биредә 10 яңа объект төзелгән. Чаллыда 8 объектка ярашлылык бәяләмәсе бирелгән. Түбән Кама муниципаль районында – 3 объект, Лаеш районында шулай ук 3 объект шундый бәяләмәләрне алган.
«Бу елның II кварталында бирелгән проект документлары таләпләренә туры килү турындагы бәяләмәләр саны турында сөйләгәндә, торак төзелеше объектлары буенча алар 18 мәртәбә бирелде», – дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.
Яңа төзелгән торак йортлар рәтендә:
- Казан шәһәре Идел буе районының М-14 микрорайонында торак булмаган биналар белән 255 фатирлы социаль ипотека йорты 3-2 поз.;
- ТР Зеленодольск районы Осиново торак пунктының Гагарин урамында 9 катлы өч секцияле торак йорт;
- Чаллы шәһәренең Сөембикә проспекты буенча 19 нчы микр. торак комплекс. Төзелешнең икенче чираты (6 нчы төзелеш этабы);
- Казан шәһәренең Годовиков урамында янкормалары булган 10 катлы торак комплекс. 1 нче торак йорт;
- ТР Зеленодольск шәһәренең Гоголь һәм Тынычлык урамнары киселешендә урнаштырылган торак булмаган биналары булган 9 катлы торак йорт (2 нче төзелеш чираты);
- Усад авылында бер күпфатирлы йорт, 1, 2, 3 кор.
«Тулаем алганда, Казан һәм Татарстан территориясендә ведомство тарафыннан төрле функциональ билгеләнештәге объектлар төзелешенә һәм реконструкциясенә карата күзәтчелек алып барыла. Болар – балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган һ. б.», – дип йомгак ясый ведомство җитәкчесе.
2023 елның беренче яртыеллыгында Инспекция күзәтчелегендә булган 92 объект ярашлылык бәяләмәсен алган.
Ярашлылык турында бәяләмәне рәсмиләштерү актыккы тикшерү турында уңай акт, башкару документларының тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык хокук бозулар бетерелгән очракта гамәлгә ашырыла.