Алабугада яңа биш катлы йорт төзелде

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Алабуганың Сөембикә урамында урнашкан «5 катлы 3 подъездлы 50 фатирлы кирпеч йорт 2-22-26» капиталь төзелеш объекты тикшерелде.

Торак йорт төзелеше 2021 елның октябрендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 3574,50 кв. метр, 50 фатирныкы – 2650,90 кв. метр.

Объектны төзүче – «Кама-Сервис» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ. Техник күзәтчелекне «Мамадышстрой» ябык акционерлык җәмгыяте башкарган.

Ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре объектны төзү барышында хокук бозулар булу-булмавын тикшерделәр. Тикшерү уңай тәмамланды.

Проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирүгә әзерлек бара, шуннан соң йорт файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International