Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасының идарә органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын кертү турында» 03.07.2023 №222 боерыгына кул куйды.
Документ республика башлыгы сайтында бастырылган https://rais.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_446221.pdf.
«Куркыныч табигать күренешләре комплексы (туң, корылык, туфрак корылыгы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә хәтәрлекне булдырмау максатыннан, авыл хуҗалыгы культураларының (...) һәлак булуына китергән, 2023 елның 3 июленнән махсус боерыкка кадәр гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасының идарә органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын һәм региональ реакция дәрәҗәсен билгеләргә», – диелә боерыкта.